«Гагарин» исемендәге йолдыз» мәгълүмати-танып белү программасы (6+)

13 һәм 15 апрельдә 10 нчы санлы китапханәдә, Космонавтика көнен һәм кешенең космоска беренче тапкыр очуына 60 ел булуны бәйрәм итү хөрмәтенә, мәктәп укучылары өчен планетаның беренче космонавты Юрий Гагаринга багышланган мәгълүмати-танып белү программасы узды.

10ф.«Звезда по имени «Гагарин»
10ф. Книжная выставка

Китапханә хезмәткәрләре Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, аның һөнәри казанышлары, дөньяда беренче космик очышка әзерлеге турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Чыгыш «Таныш булыгыз, Гагарин» дигән төсле слайдлы презентация белән үрелеп барды.
Чарада космос һәм космонавтлар турында шигырь һәм җырлар яңгырады. Балалар шул чор кинохроникасыннан өзекләр, «Знаете, каким он парнем был» танылган җыры белән видеоязмалар карады.
Очрашу азагында укучылар тематик китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән басмалар белән танышты.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: